Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта юбилей

17 нче июньдә Идиатуллина Гөлфирә Газизулла кызының иң күркәм юбилеен билгеләп үттеләр.

Ул 1943 нче елның 17 нче июнендә Кызыл Байракта туган.  Ул әтисен хәтерләми,  1943 нче елда әтисен Бөек Ватан сугышына алалар, аннан исән кайталмый, батырларча Курск янында һәлак була. Гаиләдә 6 бала кала, әниләре аларны берүзе  үстерә. Заманалар авыр була, балалар ачлыкта үсә, хәтта салкында   кияргә кием-салым да булмаган.

 “Мәктәпне 13 яшендә тәмамлап, фермада сыер савучы булып эшли башладым һәм пенсиягә кадәр "Луч Октября" совхозында эшләдем”- ди Гөлфирә апа. Тырышып әшләгәнен җитәкчеләр дә күрә, югары савым һәм рекордлы күрсәткечләре өчен аны колхозчылар съездына делегат итеп Мәскәүгә җибәрәләр. Озак еллар намуслы хезмәте өчен медальләр, рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән бүләкләнгән ханым ул.

Гөлфирә Газизулла кызы гаиләсендә дә бик бәхетле була. Алар ире Марс Асрар улы белән ике  малай тәрбияләп үстергәннәр. Марс Асрар улы совхозда шофер булып эшләгән. Әмма каты авырулардан ул бик иртә үлеп китә.

Юбилей туган көнендә Гөлфирә ханымны Шеланга авыл җирлеге башлыгы В. Майоров һәм күршеләре, якыннары, дуслары котлап, бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев