Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта язны каршы алдылар

Язны бергәләп каршы алу һәм гүзәл ханымнарны язның беренче бәйрәме белән котлау өчен Кызыл Байракта «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез!» дип аталган чара узды.

Очрашуны Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров ачып җибәрде. Барлык хатын-кызларны да игелекле һәм күңелгә үтеп керерлек сүзләр белән котлады, һәрберсенә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч, имин көннәр теләде.

Программада татар һәм рус телләрендә котлаулар, сөйкемле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр һәм яз турында шигырьләр яңгырады.

Заманча дөньяда әбиләр һәм оныклар турындагы "Цифрлы технологияләр гасыры" шаярту күренеше барысын да сөендерде.

Чара тәмле чәй эчү белән дәвам итте, төрле ризыклар белән тулы өстәл артында аралаштылар һәм яңалыклар белән уртаклаштылар. Һәм әлбәттә, бәйрәм кунаклары өчен махсус балалар ясаган чәчәкләрне барлык хатын-кызлар да зур рәхмәт белән алдылар.

Кунаклар яхшы кәеф, бүләкләр, күчтәнәчләр белән якты, җылы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев