Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта язгы ташу куркынычын искә төшрделәр

Ел саен язгы чорда сулыкларда кешеләр, шул исәптән балалар һәлак була. Бу чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына фаҗигагә китерә.

Кызыл Байракта бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен  «Сак булыгыз, юка боз!» профилактик акциясе узды.

Балаларга һәм аларның әти-әниләренә бозлыкларда йөрүнең тормыш өчен куркыныч булуын искәрттеләр. Язгы боз кеше авырлыгыннан куркыныч турында кисәтеп чатнамый, ә шундук ярылырга, кеше боз астына китәргә мөмкин.

Акциядә катнашучыларга бу язгы чорда бозга чыгу катгый тыелуын, бигрәк тә бозда уйнарга ярамавын аңлаттылар.

Шулай ук ярлар, чокырлар ишелергә мөмкин булган куркынычларны да искә төшерделәр, шуңа күрә аларның кырыйларына, бигрәк тә язгы ташу чорында якын килергә ярамый.

Ата-аналарга баланың буш вакытын кайда үткәрүе белән кызыксынырга, язгы чорда аларның сулыкларда булуына юл куймаска, елгага өлкәннәр күзәтүеннән башка, бигрәк тә бозлавык вакытында кертмәскә кирәклеге турында искәрттеләр.

Акциядә катнашучыларның барысына да мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды.

Шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының федераль социаль реклама пакеты материалларын карарга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев