Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта янгын сүндерүчеләр көне белән кызыксындылар

Кызыл Байракта «Бөтенроссия куркынычсызлык мәдәнияте дәресе» узды, аның темасы Россиядә янгын сүндерүчеләр көненә багышланды.

Балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. 1649 елның 30 апрелендә рус патшасы Алексей Михайлович Романов янгыннарга каршы көрәшне оештыру мәсьәләләрен чагылдырган «Шәһәр иминлеге турында наказ»га кул куя, ә беренче янгын дозорлары төзелгәннән соң нәкъ 350 ел узгач, 1999 елның 30 апрелендә Россиянең беренче президенты Б.Н.Ельцин «Янгыннан саклау көнен билгеләү турында»  Указына кул куя. Балалар шулай ук беренче профессиональ янгын сүндерү командаларының беренчесе Петр I вакытында оештырылуын белделәр. Ул идарә иткән елларда Адмиралтействода шулай ук беренче янгын сүндерү депосы да булдырылган. Балаларга янгын сүндерү техникасының атлы олаудан янгын сүндерү машинасына кадәр үсеше турында да белергә кызык булды.

Шулай ук балалар игътибарына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының федераль социаль реклама пакеты материаллары белән мәгълүмати стенд күрсәтелде. Анда көнкүреш янгыннары вакытында дөрес гамәлләр, урамда, бинада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта гамәлләр алгоритмы, ашыгыч хезмәт телефоннары, шулай ук Татарстан Республикасында 14 апрельдән 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев