Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Габдрахман Камалга багышланган мәдәни сәгать узды

Очрашу профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе, режиссер, драма актеры Габдрахман Галиәкбәр улы Камал (Камал II) тууына 130 ел тулуга багышланды.

Кызыл Бәйракның мәдәният хезмәткәре Габдрахман Камалның кем булуы һәм ни өчен аның тәхәллүсе Камал II булуы, аның Татар театр сәнгате эшлеклеләренең атаклы гаиләсеннән берсе булуы турында сөйләде. Камал II Татар театр сәнгате тарихында күренекле роль уйнаган мәдәният эшлеклеләре гаиләсенә карый. Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал (драматург, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе) һәм Габдулла Галиәкбәр улы (Камал I, актер һәм режиссер) һәм Зәйнәп Галиәкбәр кызы Камалова (драма актрисасы)ның абыйсы була. Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда беренче татар «Сәйяр» театр труппасында башлый. Габдрахман Камал II истә калырлык берничә образ тудырган. Революциядән соң Пермь, Уфа, Троицкая, Петропавловск татар театрларында чыгыш ясый. 1924-1934 елларда Татар академия театры актеры була. 1938-1945 елларда рус драматургларының пьесаларын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 

Кичәдә аның туганнары турында да сөйләштеләр. Татар профессиональ театрының башлангычында торган гаиләнең беренче вәкилләре аның нигезләрен салганнар, принципларын һәм традицияләрен формалаштырганнар, алар киләчәк буыннар тарафыннан үстерелде, башка актерлар һәм драматурглар сәнгатендә раслану алды.

Шулай ук быел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрына нигез салынуга 120 ел тулу турында фикер алышынды. 1926 елда театрга «академик» исеме, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Татар халкының рухи тормышында сизелерлек күренешкә әйләнгән театрның башлангычында Галиәсгар, Габдрахман, Габдулла һәм Зәйнәп Камаловлар уйнаган «Сәйяр» труппасы да тора. «Сәйяр» труппасына атаманы күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай тәкъдим иткәнен белү дә кызыклы факт санала.  

Чарада катнашучылар Камал театрының ничек төзелүен, Камаловлар гаиләсе - аның нигезен салган кешеләр турында белделәр, фотосурәтләр һәм материалларны кызыксынып өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев