Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта “Фән – ул мавыктыргыч шөгыль” чарасы узды

Фән бик кызык өлкә һәм һәр бала тормышта бер генә тапкыр булса да галим булырга хыяллана.

Чарага чакырылган химик - Бровко Лилия Алмаз кызы балалар өчен кызыклы-танып белү тәҗрибәләре һәм экспериментлар әзерләгән. Мини-лабораториядә төрле материаллар белән тәҗрибәләр оештырылды. Барлык балалар  да төрле тәҗрибәләрне бик яраталар. Эксперимент - нәтиҗәле һәм үтемле, балаларның интеллектын, игътибарын, фикерләвен һәм сөйләмен үстерә. Фәннәр балаларны фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм "могҗизаларны" фәнни яктан аңлатырга өйрәтә. 

Чара иҗат, кызыксыну, танып белү активлыгы атмосферасында узды. Катнашучы балалар дөньяда бик күп гадәти булмаган нәрсәләр барлыгына ышандылар. Тәҗрибә барышында алар төрле материалларның һәм сыеклыкларның үзлекләре турында мәгълүмат белделәр һәм кул астындагы предметларны кулланып, катлаулы тәҗрибәләр уздырырга өйрәнделәр. Ә иң мөһиме, чын галимнәр кебек, тәҗрибәләрне күзәтеп кенә калмадылар, үзләре дә  катнаштылар.

 Тәҗрибә һәм экспериментлар көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Балалар дәрестән бик күп уңай хис-кичерешләр алды, алар киләчәк белемнәрне яхшырак үзләштерергә ярдәм итәчәк. Ахырда балалар галим булырга кызык һәм мавыктыргыч, ләкин җиңел түгел, ә тырышып укысаң, барысы да килеп чыгарга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр. "Чара-лаборатория"дә фәннең чын-чынлап кызыклы булуын исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев