Кызыл Байракта «Әни - минем саклаучы фәрештәм!» мастер-классы үтте
Ил белән билгеләп үткән күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Россиядә Әниләр көнен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2025 елда ул 30 ноябрьгә туры килде.
Тормышыбызның иң мөһим кешеләренә багышланган бу искиткеч бәйрәм һәрвакыт үзенчәлекле мәгънә һәм ихлас хисләр белән тулы. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк иткән барлык әниләргә, әбиләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе алдыннан Кызыл Байракта "Әни - минем саклаучы фәрештәм" дигән бүләкләр ясау буенча иҗади мастер-класс узды.
Чара башында балалар бәйрәмнең әһәмияте һәм тарихы, әниләр турында күп әсәрләр язылуы, күп җырлар, шигырьләр иҗат ителүе турында белделәр. Әни – безнең һәрберебез өчен иң кадерле кеше, һәм безгә ничә яшь булса да, безгә һәрвакыт әни, аның назлы һәм ягымлы куллары, аның игелекле һәм сизгер йөрәге кирәк, дип сөйләштеләр. Гаиләдә һәм җәмгыятьтә әнинең роле турында фикер алыштылар, тематик видеороликлар карадылар. Балалар гаиләләргә ярдәм итү һәм кайгырту турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Аннары барысы да иҗат атмосферасына чумып, әниләре өчен фәрештә рәвешендә эшләнмә ясадылар. Әни бит һәркем өчен - чын саклаучы фәрештә: ул авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, дөрес юлга юнәлтә, кайгырта, саклый һәм көн саен үзенең мәхәббәтен һәм назын бүләк итә. Һәр эшләнмә - ул материал гына түгел, ул бала йөрәгенең бер кисәге, аның назлылыгы һәм рәхмәте. Әлбәттә, бу күңелгә үтеп керә торган көтелмәгән бүләкләр, һичшиксез, елмаю уятачак һәм бу искиткеч бәйрәмдә әниләрнең күңелләрен җылытачак!
Мондый чараларны үткәрү үсеп килүче буында сизгерлек, игътибарлылык һәм иң якын кешегә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, җылылык һәм игелек атмосферасы тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев