Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кышын кошларны ашатырга онытмагыз

Октябрьский урта мәктәбе укучылары «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясенә кушылды.

Бу экологик акция көздән алып яз уртасына кадәр барлык Россия төбәкләрендә инде 20 ел дәвамында  уздырыла. Аның рәсми башлангычы булып 12 ноябрь - Көзге кошлар көне һәм рус игенчелек календаре буенча Зиновий-синичник көне санала. 

Укучылар  бер дәресне саф һавада уздырдылар: балалар кошлар өчен сый-нигъмәтләр алып килделәр һәм елның салкын вакытында тамак туйдырырга ярдәм итү өчен җимлекләрне тутырдылар.

Балалар  кыш көне - күңелле бәйрәмнәр, тау шуу, кар атып уйнау гына түгел, җилле, көчле салкыннар да булуын аңлыйлар. Бу кышлаучы кошлар өчен иң авыр вакыт.

Укучылар фикеренчә, кошлар аларны ашата торган урыннарны һичшиксез истә калдырачак һәм көн саен төшке ашка җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев