Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кышкы бәйрәмнәр

Яңа ел бәйрәме - ул тылсымлы вакыт, ул барыбызныңда күңеленә яхшылык, ягымлылык өсти һәм әкияткә ышанырга мәҗбүр итә. Һәр гаилә түземсезлек белән бәйрәмне көтә һәм аңа төрлечә әзерләнә.

Яңа ел бәйрәмнәре – бергәләп күңел ачу вакытлары. Безнең күбебез саф һавада тау башыннан чаналарда, тюбингларда рәхәтләнеп шуа, чаңгыларда йөри, ә күпләр чыршы янында күңелле уеннарны өстен күрә.

Мәдәният һәм ял паркында район китапханәсе хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Кышкы бәйрәмнәр” дигән мавыктыргыч-танып белү чарасы үткәрделәр. 

Ял итүчеләр вакытны күңелле һәм кызыклы итеп уздырдылар: интерактив-музыкаль уен-табышмак - «Яңа ел кар әйләнеше», «Күңелле Кар бабай», «Кем беренче» һәм башка уеннарда актив катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр кышкы уеннарда үзләренең тизлекләрен, җитезлекләрен, игътибарлылыгын һәм зирәклеген күрсәттеләр.

Катнашучылар  шулай ук бик күп уңай хис-кичерешләр һәм истәлеккә Яңа ел сувенирлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев