Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кыш Бабай портреты

Тиздән барыбыз да иң әкияти һәм серле бәйрәм - Яңа елны каршы алачакбыз. Ә бу бәйрәмнең иң төп һәм иң яхшы тылсымчысы Кыш бабай!

Кыш Бабайны бөтен кеше ярата! Балалар да, өлкәннәр дә бу әкияти персонаж белән очрашуга һәрвакыт шат. Юкка гына түгелдер, Кыш бабай бик юмарт,гел бер капчык бүләк алып килә дә олысына да, кечесенә дә рәхәтләнеп тарата!

Түбән Ослан балалар бакчасы балалары да Кыш Бабайның үзенә бүләк –аның портретын ясарга булдылар. Портретны ясау барышында балалар Кыш Бабайның образларын, мөмкин булганча, аның формасын һәм өлешләрен пропорциональ төгәл итеп  ясарга тырыштылар. Сабыйлар  Яңа ел бәйрәме, Кыш Бабай турында белемнәрен ныгыттылар; предметларның иҗатын, үзенчәлекләрен сизү сәләтен үстерделәр; эшне мөстәкыйль башкарырга өйрәнделәр. Әлеге портретны башкару процессы тәрбияләнүчеләрдә зур уңай хис-кичерешләр уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев