Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кырыкалдарлар яңа төр алдау уйлап чыгарганнар

Мошенниклыкның яңа төре: хәзер җинаятьләр Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән башкарыла.

Кырыкалдарлар алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: күптән түгел медицина тикшерүе узган кешеләргә «сәламәтлек саклау министрлыгының яңа кушымтасын» урнаштырырга тәкъдим итеп шалтыраталар. Янәсе кушымта ярдәмендә кэшбэк алырга мөмкин булачак. Әмма кушымта телефонга күчерелгәннән соң, мошенниклар корбанга мәгълүмат кертү өчен форма бирә һәм банк картасына керү мөмкинлеге ала.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының бернинди махсус кушымталары юк, барлык цифрлы сервислар бердәм дәүләт хезмәтләре порталында бар. Мошенниклар үзләрен шулай ук банк, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка министрлыклар хезмәткәрләре без дип әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев