Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кыргый хайваннар өчен кышкы «ашханәләр» оештырыла

Республикада урманнарда яшәүче хайваннар турында даими рәвештә кайгырталар, аларга җимлекләр урнаштырыла һәм аларны бөртекле ашлык, тоз һәм азык катнашмалары белән тәэмин итәләр.

ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җәмәгатьчелек, төрле оешмалар хезмәткәрләре, шулай ук көллият һәм лицей укучылары һәм студентлары ярдәмендә, республикада яңадан кыргый хайваннар өчен кышкы “ашханәләр” барлыкка килде.

"Республика территориясендә акция барышында 172 тозлык, 40 җимлек һәм 7 ташлык төзекләндерелде. Җимлекләр 21 тонна ашлык, 8 тонна печән, 1,6 тонна тоз, 450 кг яшелчә, 251 кг көнбагыш орлыгы һәм 104 себерке белән тәэмин ителгән. Мондый тукландыру урман хайваннарына салкынны кичерергә ярдәм итәчәк һәм төрле авыруларга каршылык күрсәтүне арттырачак", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.  

Моннан тыш, кыш дәвамында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән “ашханәләр» яңартылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев