Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Куркынычсыз интернет балаларга кече яшьтән кирәк

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Куркынычсыз Рунет атналыгына багышланган “Куркынычсыз интернет балаларга кечкенәдән кирәк” дигән әңгәмә узды.

Куркынычсыз Рунет атнасы - цифрлы технологияләрне имин һәм уңай куллану проблемасына багышланган төп вакыйга. 2004 елда Европа комиссиясе инициативасы белән оештырылган Халыкара Куркынычсыз Интернет көненә багышланган куркынычсыз Рунет бөтен дөньяда февральнең икенче көнендә билгеләп үтелә.

Чара барышында балалар интернетның нәрсә икәнен, бөтендөнья челтәрендә мөстәкыйль эш башланыр алдыннан бала нинди төп кагыйдәләр белергә тиешлеген, ата-аналар контроле нидән гыйбарәт булуын, мошенниклыктан ничек сакланырга тиешлеген белделәр. Социаль челтәрләрдә балаларның үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде. Чарада катнашучылар тест үттеләр һәм белемнәрен тикшерү өчен биремнәрне үтәделәр.

Әңгәмәдән балалар интернет дус, ярдәмче булырга мөмкин икәнен үзләштерделәр, аны куллану кагыйдәләрен өйрәнергә кирәклеген белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев