Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Куралово укытучылары хәрбиләргә киемнәр тегәләр

Башлап, оештырып йөрүче Гүзәилә

“Без күбрәк тегәр идек, тегү машиналары җитми “-диләр алар бертавыштан. Тегү эшен укытучылар мәктәп тегү цехында оештырганнар, алар анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга киемнәр тегә.

Тегү цехы эшли башлаганнан бирле 100 балаклава, 35 водолазканы хәрби операция урынына җибәргәннәр инде, 135 футболканы әзерләп куйганнар.

-Яңалыкларда  бер хатын-кызның тукымалар алып солдатларга кием теккәннәрен күрдем дә,уйлап куйдым- без дә алар кебек булдыра алабыз бит,-диеп. Башта куркып калдым. Беренчеләрдән булып миңа балалар бакчасы тәрбиячесе  Алина Баринова  ярдәмгә килде-ди Гүзәилә.

Гүзәиләнең тегү осталыгы да бар, шуңа да эшләре тиз җайга салына. Соңрак аларга информатика укытучысы Ольга Касимова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Нина Лисина да кушыла. Нинаның махсус хәрби операциядә улы белән ир туганы да катнаша.

Бу тырыш ханымнар тегү өчен кирәк-яракны сатып алып кемнең нинди эш башкарачагын ачыклап эшкә тотыналар. Иң беренче эш итеп балаклава тегәргә булганнар. Нинаның моңга хәтле тегү осталыгы булмасада бер күрсәтеп булышып җибәрүдән эше уңайга китә. Ул хәзер өйдәгеләренә  үзенә нинди бүләк кирәк икәнен елмаеп ишарә ясый.

Авылда мәктәптә хәрбиләр өчен киемнәр тегү турында хәбәр бик тиз тарала. Куралово авылы халкы тегүчеләргә матди ярдәм күрсәтергә ашыга, мәсәлән, ветеран укытучы Раиса Делова пенсиясеннән 2000 сум акча бирә. Җирле предприятие җитәкчесе Альберт Прокопьев та ярдәмнән читтә калмый. Декабрь аенда 60 метр тукыма сатып ала, аннан 35 водолазка тегелеп хәрбиләргә озатыла. Калган тукымадан каска астыннан кияргә башлыклар тегеп куялар.

Кечкенә генә тегү цехында ике тегү машинасы һәм дүрт оверлок бар, ике оверлокны Макыллар, икесен район җитәкчелеге бирә. Бер тегү машинасы үзләрендә булып, икенчесен Октябрьский мәктәбе биргән.

-Кичләрен, ял көннәрендә, хәтта тәнәфестә дә тегәбез,-диләр мөләем ханымнар.

Март аенда Альберт Прокопьев тегү мастерларын тагын ике рулон тукыма белән тәэмин итә, алардан футболкалар тегәчәкләр.Әзер киемнәрне эшкәрту җайланмасын да Прокопьев алып бирә. Кызлар киемнәрне үзләре кисә, ә модель булырга ир-егет коллегалар риза. 135 футболка тегелгән, балалар язган хатлар, ясалган рәсемнәр белән махсус хәрби зонага китәргә әзерләнеп куелган.

Мәктәп балалары чын күңелдән шатланып укытучыларына булышалар, “Рукотворное чудо” түгәрәгендә укытучылары Гүзәилә Гайни кызы ярдәме белән 180 блиндаж шәме  солдатларга җибәрергә әзер. Кулдан сабын кайнатып  авыл халкына сатуга чыгарганнар. Сатудан килгән акчага балаклава өчен тукыма алырга ният тоталар. Хәзер Россия халкының бердәмлеге символы булган патриотик атрибутлар сатуга әзерләнә.

“ Без бергә булганда көчлебез”- диләр Куралово халкы.Һәрбер теккән киемгә алар үзләренең күңелләрен, җан җылысын салалар.

Россиянең авыр вакытларны җиңәчәгенә ышаналар, берләшеп, бердәм булганда гына дошманны җиңеп буласына инаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев