Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Күңелле чуклар” түгәрәгендә пайеткадан аппликацияләр ясыйлар

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар - тирә-юньне шатланып һәм гаҗәпләнеп ача торган бәләкәй, кызыксынучылар сабыйлар.

Балалар эшчәнлеге тулырак һәм төрлерәк булган саен, ул бала өчен әһәмиятлерәк һәм аның табигатенә, холкына җавап бирә, аның үсеше дә уңышлы бара, потенциаль мөмкинлекләр һәм беренче иҗади күренешләр тормышка ашырыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Вахит мәдәният йортында  пайеткалар белән шөгыльләнү ошый. Пайетка дип кечкенә генә декоратив ялтыравыклар атала, аны тукыма, кәгазьдән эшләнмәләр бизәү өчен кулланалар. Пайеткадан әзерләнгән әйберләр мавыктыргыч гына түгел, бик файдалы шөгыльгә дә әверелергә мөмкин: вак моториканы үстерү, үз-үзеңне танып белү, психоэмоциональ өлкәне коррекцияләү, дөньяга карашны киңәйтү, хәтерне, игътибарны, образлы фикерләүне үстерү - «Күңелле чуклар» түгәрәге дәресләрендә ирешелә торган максатлар. Пайеткадан картиналар бик матур күренә, үзенә җәлеп итеп тора.

Нәкъ менә шундый техникада Вахит мәдәният йортында балалар картиналар ясарга өйрәнделәр, нәтиҗәдә нинди искиткеч, сокландыргыч эшләр килеп чыкты!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев