Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Кулинар мәктәбе» түгәрәгендә коймак пешерү дәресе узды

Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр өчен социаль хезмәтләр алучылар Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендәге “Кулинар мәктәбе” түгәрәге дәресендә коймак пешерделәр.

Үзләре камыр басып, табаларда, ике ягын да әйләндереп пешерделәр алар коймакларны. Һәм, әлбәттә, бу бәйрәм белән бәйле төрле кызыклы очракларны, гадәтләрен искә төшерделәр. Аерым алганда, традиция буенча, бу көннәрдә коймаклар аеруча кабарынкы һәм алсу төстә, уңышлы килеп чыгуын билгеләп үттеләр.  Ә башкарылган эштән соң барысы да коймак белән сыйланып чәй эчтеләр.  

Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, "Кулинар мәктәбе" түгәрәгендә дәресләр яшәүчеләрдә зур популярлык казанган: аларга төрле ризыклар әзерләү ошый һәм аннары алар бергәләп төрле ризыкларны татып карыйлар. Бу аларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен яхшырта, коллективта эшләргә өйрәтә, үз бәяләрен арттыра. Шуңа күрә мондый дәресләрне интернатта даими кулланалар.

Якшәмбе көнне “Чемпион” спорт комплексы янында узачак  май чабу бәйрәме кысаларында белгечләр җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бер тату гаилә булып чарага кушылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев