Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Көзнең иң матур бәйрәме - Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

Районыбыз мәдәният йортларында өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котлап төрле мәдәни чаралар уза.

Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм  якыннарыннан кайгырту һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәве турында да искә төшерә. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары ветераннарга ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре Гөлназ Фәттахова (Вахит авылы), Асия Фәйзулова (Бакча Сарай авылы), Сәрия Ефимова (Яңа Юл авылы), Бакча Сарай клубы каршында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр” берләшмәсе әгъзасе Эльмира Полякова бердәм булып олылар көненә багышлап  Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Пар аккош” әсәрен сәхнәләштереп, Бакча Сарай, Яңа Юл авыллары өлкәннәрен бәйрәм белән котладылар. Спектакль тирән эчтәлекле булуы белән тамашачыларны битараф калдырмады. Рольләрне башкаручыларның чын артистларча уйнаулары авыл халкында аларга соклану уятты, чын күңелдән аларга матур кичә өчен рәхмәтләрен белгерделәр.

Мәдәният йортларында зәвык белән фотозоналар оештырылган. Килгән олы кунакларны тәмле бәлешләр, пылау, чәй белән дә сыйладылар.

Алдагы көннәрдә тамаша Вахит авылында да күрсәтелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев