Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Коррупция темасына әңгәмә

Озак вакыт җәмгыять коррупция проблемалары турында фикер алышудан тукталып торды.

Бүгенге көндә әлеге тема бөтен җирдә фикер алышу өчен ачык. Коррупциягә каршы эшчәнлектә уңышлылык нигезе нәрсәдә соң? Бу, әлбәттә, әлеге проблеманың үтә күренмәлелеге. Һәм хәзерге җәмгыятьнең мөһим эше булып коррупциягә каршы торуны атарга мөмкин. 

Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән “Коррупциясез уңышлы булырга мөмкинме?” дигән диалог узды.

Китапханәчеләр укучыларга коррупцияне билгеләү, коррупциянең төрләре белән көрәшүнең төп ысуллары, дәүләт һәм шәхси структураларга коррупциянең нинди зарар китерүе турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында яшүсмерләр тормышыбызда очрый торган төрле хәлләр турында фикер алышуда катнаштылар, тәкъдим ителгән вакыйгалардан чыгу юлын табарга тырыштылар, коррупция күренешләренә һәм аның белән көрәшү ысулларына үз мөнәсәбәтен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев