Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Корбан гаете: аның турында нәрсә белергә кирәк

Корбан гаете ел саен Зөлхиҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быелгысы елны ул 28 нче июньгә туры килә.

Бу мөһим бәйрәмнең үзенчәлекләре турында без Югары Ослан районы мөхтәсибе  имам - хатыйб Гали хәзрәт Җиганшинның сөйләвен сорадык.

- Гали хәзрәт, Корбан гаете бәйрәме нәрсәне аңлата һәм аңа ничек дөрес әзерләнергә?

- Гарәп теленнән "корбан" нәрсәгә дә булса якынаюга- дигән мәгънәгә ия. Бу очракта Аллаһы  Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм якын булу билгеләнә.

Корбан бәйрәменә 10 көн кала ай календаре буенча  Зөлхиҗә ае башлана.  Әлеге 10 көн – иң яхшы көннәр һәм барлык догалар кабул итү көннәре.  Корбан чалу бурычы торак, туклану, кием-салым һәм матди иминлеге булган кешеләргә йөкләнә. Корбан хайваны  бәйрәм намазыннан соң чалынырга тиеш. Корбанны өч көн эчендә кылырга мөмкин. Корбанны башта  үз исемеңнән , аннан соң теләгең булса икенче корбанлыкны башка исән яки вафат булган мөселман исеменнән чалырга була. 

- Нинди хайванны чалырга мөмкин һәм ите ничек бүленә?

Корбан итеп дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар (кәҗәләр) файдаланыла. Дөянең яше-5 ел, үгез яки сыер- 2 ел, тәкә, сарык яки кәҗәләр - 1 еллык (зур, симез булса 6 айлык) яки олырак булырга тиеш. Корбанга аксак, чатан, чирле, койрыгы яки колагының күп өлеше киселгән, сукыр һәм ачык кимчелеге булган  хайваннарны кулланырга ярамый.Корбан чалынгач, итен 3 өлешкә бүлү яхшы. Бер өлешен – үзеңә, икенче өлешен – туганнарыңа, якыннарыңа, өченче өлешен сәдака итеп мохтаҗларга тарату хәерле гамәл  булыр.

- Гали хәзрәт, районда бәйрәм намазы вакытын әйтегез әле.

Барлык мәчетләрдә дә гает намазын кояш чыгып 30 минут үткәч  үткәрергә киңәш ителә. Югары Осланда бәйрәм намазы 03.30 та үткәрелә, Яр буе Морквашында намаз 03.40 та узачак, Нурвахит авылы  мәчетендә,  Яңа Болгарда намаз сәгать 4.00 башлана. Макыл, Бакча Сарай, Введенка Бистәсе, Мәмәтхуҗа  һәм Брек авылларында намаз уку вакыты  иртәнге сәгать 6.00 билгеләнә, Кызыл Байракта- 5.00 укылачак.

“ Мин сезнең һәркайсыгызны шушы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Күңелләребезнең түрләреннән чыккан иң матур ниятләребезне, күркәм гамәлләребезне, изге догаларабызны һәм чалган корбаннарыбызны Раббыбыз кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!”-дип бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерде Гали хәзрәт Җиганшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев