Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Көмеш кыңгырау” белән танышу

«Көмеш кыңгырау» газетасы үсеп килүче буынның иҗади мәйданчыгы, үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма.

“Көмеш кыңгырау" газетасының девизы - "Безнең белән үткән балачак күңелегездә мәңге калачак".

“Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы. Сигез битле булып атнага бер чыга торган матур, кызыклы басма ул. Биредә талантлы һәм эшлекле балалар һәм яшүсмерләрнең уңышлары турында язалар.

25 октябрьдә  Матюшино мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Матюшино китапханәсе «Көмеш кыңгырау» балалар газетасының 30 еллыгына багышланган «Балалар газетасына кунакка»  чарасы үткәрде.

Китапханәче  газета турында сөйләде, анда балалар күп кенә сорауларга җавап таба ала: табигать, спорт, балачак мавыгулары, яшьтәшләренең иҗаты турында. Газетада танып белү характерындагы материаллар күп һәм аның битләрендә үз иҗаты белән уртаклашу мөмкинлеге дә бар. Балалар «Көмеш кыңгырау» газетасында басылган яшьтәшләренең хикәяләрен, шигырьләрен, әкиятләрен рәхәтләнеп тыңладылар, кроссвордлар, табышмаклар чиштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев