Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Кояшкай» балалар бакчасында Сабантуй үтте

Күпмилләтле төбәгебезнең бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада иң мөһим һәм зур бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуй санала.

Сабантуй - кырларда чәчү эшләре тәмамлануны күңелле бәйрәм итү. Бәйрәм  милли җырлар һәм биюләр, шаяру конкурслары һәм спорт ярышлары белән үрелеп бара.

Гадәттәгечә июнь башында балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар да бик теләп катнашты. Балалар «Сулы чиләк белән йөгерү», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Капчык белән сугышу», «Аркан тарту» кебек милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Сабантуйның матур мизгелләре кечкенә катнашучыларда милли бәйрәм турында онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев