Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Кояшкай» балалар бакчасында әниләр һәм әбиләр өчен бәйрәм концерты уздырдылар

Язның искиткеч көнен - 8 мартны - безнең өчен иң якын кешеләребезнең - әниләрнең, әбиләрнең, кызларның, апа-сеңелләрнең елмаюларыннан башка күз алдына да китереп булмый.

Югары Ослан "Кояшкай" балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча аңа тәрбияләнүчеләрнең әниләре һәм әбиләре чакырылган иде.

Балалар бакчасы мөдире Гөлшат Насыйбуллина барысын да бәйрәм белән котлады һәм “Әниемнең алтын куллары” конкурсында иң актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. 

Балалар иң кадерле кунакларга - биюләр, җырлар, шигырьләр һәм җылы теләкләр әзерләделәр. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар да гүзәл затларны күңелле җыр белән котлады. Кызыклы конкурслар беркемгә дә күңелсезләнергә бирмәде.

Ул көнне балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә күңелле, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Күптәнге гадәт буенча, балалар горурлык һәм мәхәббәт белән әниләренә һәм әбиләренә үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр бирделәр. 

Балаларыбызның әниләренең һәм әбиләренең елмайган йөзләрен күрү аеруча күңелле булды, ә бүләкләр  алу күңелләренә рәхәтлек өстәде.

Кунаклар барысы да очрашудан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев