Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай” балалар бакчасы грантка дәгъва белдерә

Шушы көннәрдә Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»на конкурс сайлап алу мәйданчыгына әйләнде. Грантның максаты - билингваль белем бирү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләргә ярдәм итү һәм аларны тарату, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укытуның сыйфатын яхшыртуга ярдәм итү.

Абруйлы конкурс комиссиясе составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Хисамиева Йолдыз Шамил кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы, 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, туган телләрне өйрәтү буенча Россиянең иң яхшы укытучылары бишлегенә кергән Солтанова Эльвира Илфат кызы. Комиссияне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Эмирҗан кызы Морозенкова сәламләде, ул проектның районда мәктәпкәчә белем бирүне үстерүдәге әһәмиятен ассызыклады.  Визит барышында комиссия «Кояшкай» педагогик коллективы проектын берничә төп критерий буенча бәяләде:

- грант максатларына туры килү һәм бурычларның актуальлеге;

- ресурслар белән тәэмин ителеш (кадрлар, методик, матди-техник шартлар);

- чараларның һәм көтелгән нәтиҗәләрнең чынбарлыкка туры килүе.

Балалар бакчасы коллективы билингваль тәрбия өлкәсендә тупланган тәҗрибәсен, методик эшләнмәләрне, уен һәм өйрәтү материалларын, шулай ук тел белемен балаларның көндәлек эшчәнлегенә интеграцияләү мисалларын күрсәтте. Ике дәүләт телен табигый рәвештә үзләштерүгә ярдәм итә торган интерактив һәм иҗади эш формаларын куллануга аерым игътибар бирелде.

Комиссия әгъзалары педагогларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен һәм балалар бакчасында билингваль модельне гамәлгә ашыруга системалы якын килүне югары бәяләделәр.

Конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәләре соңрак ясалачак. Нәтиҗәгә карамастан, грант конкурсында катнашу «Кояшкай» балалар бакчасы өчен үсештә мөһим адым һәм мәктәпкәчә билингваль белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев