Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай балалар бакчасы балалары “Акыллы Уеннар” уйныйлар

Гыйнвар аенда каникуллардан соң, планлаштырылганча, “Кояшкай” балалар бакчасының урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Акыллы Уеннар» проектына старт бирелде.

Яңа уеннарның дизайны якты, милли колоритлы, балаларга үсәргә ярдәм итүче күп төрле карточкаларга бай.  

"Акыллы Уеннар" проекты балаларда татар телен өйрәнүгә зур кызыксыну уята, акылның сыгылмалылыгы һәм хәтер, креатив, иҗади һәм инженерлык фикерләве, игътибарның югары концентрациясе, шулай ук теләсә нинди катлаулы вакытларда стандарт һәм стандарт булмаган бурычларны хәл итә белүгә ярдәм итә.

Уеннар бик кызыклы һәм балаларыбызга бик ошый, шуңа да балалар рәхәтләнеп һәм теләп уйныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев