Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Китапны яратып бүләк ит - 2024» Бөтенроссия акциясе башланды

Акция сигезенче тапкыр уздырыла һәм Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган.

14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китапны яратып бүләк ит- 2024" сигезенче гомумроссия акциясе старт алды.  

Югары Ослан балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне дусларына һәм туганнарына китаплар бүләк итәргә яки китапханәгә алып килергә чакырдылар.

Акциянең инициаторлары - Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм “Китап яратучылар үстерәбез” ассоциациясе аны Россия Мәдәният министрлыгы, Россия китап берлеге һәм Россия китап таратучылар ассоциациясе ярдәмендә үткәрә.  

"Китап һәрвакыт дәрәҗәле бүләк булды һәм булып кала. Һәм бу бүләкне барыбызда көтеп ала! Яңа, кызыклы, матур китап уку - теләсә кайсы бала өчен шатлык. Балаларга шатлык өләшегез! Китапларны яратып бирегез!" - диделәр китапханәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев