Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә нинди кануннар үзгәрәчәк
Яңа елдан илдә хезмәт мөнәсәбәтләренә, социаль түләүләргә һәм бизнес өчен кагыйдәләргә кагылышлы мөһим төзәтмәләр эшли башлаячак.
- Социаль өлкәдә берничә мөһим вакыйга булачак. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 27 093 сумга кадәр артачак. Пенсионерларның иминият пенсияләре 7,6% ка индексацияләнәчәк. Ата-аналар өчен пенсия стажын формалаштыру шартлары яхшыра: хәзер яшь ярымга кадәрге һәр баланы карау чоры элеккеге чикләүләрсез тулысынча иминият стажына кертеләчәк. Моннан тыш, үзмәшгуль гражданнар беренче тапкыр түләнә торган хастаханә кәгазенә (больничный) хокук алачак. Тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры элеккечә 270 ай калачак.
- Гаиләләргә ярдәм һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә үзгәрешләр көтелә. Аз керемле гаиләләр узган ел өчен түләнгән керем салымының бер өлешен кире кайтара алачак. Регионнар сирәк хроник һәм тормыш өчен куркыныч янаган авырулардан интегүче пациентларны дәвалау өчен өстәмә финанслау алачак.
- Эшлекле мохит өчен дә яңалыклар әзерләнә. Федераль салым хезмәтенә компанияләрнең финанс хәлен бәяләү вәкаләтләре бирелә. Россия Үзәк банкы мошенниклык операциясендә шикләнергә мөмкин булган билгеләр исемлеген 6 пункттан 12 пунктка кадәр киңәйтәчәк.
- Үзгәрешләр башка өлкәләргә дә кагылачак. Армиядә хезмәт итүгә чакыруның сезонлы принцибы гамәлдән чыгарылачак - ул ел әйләнәсе булачак. Кунакханәләргә урнашу гадиләштереләчәк: моның өчен паспорт белән беррәттән машина йөртү таныклыгын да кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук яңа гомумроссия һөнәрләр классификаторы эшли башлаячак, ул 5 597 исемдәге вазыйфа һәм белгечлекне үз эченә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев