Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кичәге көчле җил нәтиҗәләре

Көчле җил районда җитди аяныч хәлләргә үк китермәде. Оператив сводка мәгълүматлары буенча, җитди гадәттән тыш хәлләр булмаган, әмма районда яшәүчеләрдән хәбәрләр, шалтыратулар булган.

Алдагы көндә республикада көчле җил котырды. Казанда һәм башка муниципалитетларда җил түбә һәм диварлардагы тышлыкларны өзде, светофорларны һәм юл билгеләрен алып очырды. Оператив хезмәтләр мәгълүматларына караганда, Югары Ослан районында җитди вакыйгалардан кайберләре - ул паромның сай җирдә туктап калуы, ут сүнү һәм электр үткәргеч чыбыкларның өзелүе турындагы хәбәрләр иде. 

Оператив сводка буенча, ут булмау турындагы хәбәрләр Югары Ослан, Кильдеево, Коргуза, Соболевское, Ключище һәм Матюшино авылларыннан булган. Печищедан ут чыбыкларының асылынып торуы, аларның өзелү куркынычы булуын, ут баганаларының чыбыкларда эленеп торуы  турында берничә борчулы хәбәр килде. Барлык хәбәрләр электр челтәренә тапшырылды, оператив бригадалар көчле җил чыгарган кыенлыкларны  тиз арада бетерделәр.

Паром турында алдагы көнне социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, пассажирлар анда бер сәгать чамасы уздырганнар, чынлыкта хәбәр ителгәннән алып, паромны сайлыктан коткару өчен 20 минуттан да кимрәк вакыт кирәк булган. Беркемгә дә махсус ярдәм кирәк булмаган.

Югары Осланда Колхоз, Пионер, Парк һәм Дуслык урамнарында су белән тәэмин итү проблемасы контрольдә кала. Авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, авария урыны ачыкланган, ремонт эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев