Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Казанга ярминкәгә

Бу ялларда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды. Язгы ярминкәләр көз айларында узганнардан аерылып тормый.

Авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукция шәһәр халкында һәрвакыт ихтыяҗ уята. Ярминкәдә яңа суелган ит, иртән сауган сөт һәм башка ашамлыклар арзанрак бәягә сатылу белән  халыкны җәлеп итә. Казанлылар  районыбыз фермерларын,шәхси хуҗалыктан килүчеләрне көтеп алалар, һәрбер сатучының үзләренең даими сатып алучылары бар.

Коргуза авылыннан Владимир Раков үзенең шәхси хуҗалыгыннан күп кенә продукция  алып килә : куян ите, йомырка, сарымсак, бал, суган, барсыда күз йомганчы, тиз арада сатылып бетә.

Казан халкы килүчеләрне рәхмәт әйтеп озатып калалар.

Алдагы ярминкә 15 нче апрельдә булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев