Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Картлар һәм инвалидлар йорты Бөек Җиңү көненә әзерләнә

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар үткәрелә.

Тәрбияләнүчеләр сорауы буенча аларга яраткан “В бой идут одни старики” нәфис фильмы күрсәтелде.

Кинотерапия технологиясе өлкәннәр арасында зур популярлык белән файдалана. Яраткан фильмнар, комедияләр аларда уңай хисләр тудыра, аларның яшь вакытларын искә төшерә. Социаль эшләр буенча хезмәткәр Юлия Иванова белән алар истәлекләре белән бүлештеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында калган дусларын, туганнарын искә алып хәтирәләрен яңарттылар, геройларга Дан җырладылар.

Шулай ук картлар һәм инвалидлар йорты “Георгий тасмасы” (“Георгиевская лента”) акциясенә дә актив кушылды.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә “Иҗат шатлыгы” (“Радость творчества”) түгәрәгендә социаль хезмәтләр алучылар  тасмаларны алдан әзерләгәннәр. Интернатта яшәүчеләргә, анда эшләүче хезмәткәрләргә тасмаларны тагуны иң актив волонтерлар Рамил Кәлимуллинга һәм Надежда Лепихинага ышанып тапшырдылар. Булачак бәйрәм белән котлап алар һәрбер бүлмәне, һәр эш кабинетын йөреп чыктылар.

Наталья Котова әйтүенчә мондый акцияләр  интернатта тәрбияләнүчеләрне интернат тормышында актив катнашырга этәрә, үзләренең җәмгыяткә кирәкле икәнлекне тоярга ярдәм итә.

Җиңү көненә интернатта бик чаралар үткәрү каралган- тематик иҗади кичәләр, концертлар  һәм төрле конкурслар.
Бу чаралар барсы да интернатта тәрбияләнүчеләргә бу бөек бәйрәмнең кирәклеген, аның асылын тоярга ярдәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев