Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Канатлы кошларыбыз, канатлы дусларыбыз

Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә.

Кошлар безнең Ватаныбызның гүзәл табигатенең бер өлеше буларак кадерле. Аларның моңлы, күңелле, яңгыравыклы җырлары, каурыйлары табигатьне җанландыра, безгә дәрт өсти.   

Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк район китапханәсе укучыларына “Канатлы кошларыбыз, канатлы дусларыбыз” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Күргәзмәдә каурыйлыларның тормышы, кошларның үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре турында китаплар тупланган һәм аз өйрәнелгән төрләре, шулай ук нәфис әсәрләр тасвирлап бирелгән.

«Кош» темасы - кошларның  бетмәс-төкәнмәс һәм күптөрле булуы, ә аларның әдәби популяциясе, биологик популяциядән бер дә ким түгел кебек тоела. Күп кенә язучылар кошларны кызыксынып күзәткәннәр һәм алар турында әкиятләр, хикәяләр, романнар язганнар - безнең канатлы дусларыбыз ул әсәрләрдә төп геройлар. Күргәзмәдә кошларны саклау һәм аларның кеше белән бергә яшәеше мәсьәләләре дә кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев