Кагыйдә  бозучыларга  административ  җаваплылык  каралган
Югары Ослан. Татарча

Кагыйдә бозучыларга административ җаваплылык каралган

Юлларда сак булыгыз.

17 апрельдән 23 апрельгә кадәр республикада “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үткәрелә. Юлда машина йөртүче дә, пассажирлары да куркынычсызлык каешы таккан булырга тиеш. Профилактик чара вакытында әлеге кагыйдәне бозучыларны ачыклау максатында рейдлар узачак. Шулай ук алар фотовидеофиксация комплекслары ярдәмендә автоматик режимда да барланачак. Юл хәрәкәтенең әлеге кагыйдәсен бозучыларга административ җаваплылык каралган.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен истән чыгармаска, юлда сак һәм ихтибарлы булырга кирәк”, – дип хәбәр итә Югары Ослан эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Павел Калмыков

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев