«Каенкай»да гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар
12 декабрь - Россия Федерациясендә Конституция көне дип игълан ителде. «Каенкай» балалар бакчасында чара нәкъ менә шушы вакыйгага багышланды.
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтән Ватаныбызга, аның дәүләт символларына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Өлкән төркем балалары дәүләтебезнең төп законы Конституция белән таныштылар. Анда илебез гражданнары өчен билгеләнгән иң мөһим кагыйдәләр язылганын белделәр, кайбер хокукларына тукталып үттеләр. Кешенең торакка, белемгә, сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә, уңайлы әйләнә-тирә мохиткә һәм ял итәргә хокукы барлыгы турында сөйләштеләр. Шулай ук Конституциядә хокуклар гына түгел, бурычлар да язылганын, аларны үзәбезнең дәүләтебездә яшәүче барлык кешеләргә дә үтәргә кирәклеген аңладылар.
Чара дәвамында "Файдалы ризыкларлар җый", “Яхшы һәм начар” уеннарын уйнадылар, "Диңгез буенда" релаксацион күнегү уздырдылар. Нинди дә булса хокуклары бозылган әкият геройларының һәм әкиятләрнең исемнәрен билгеләделәр. Һәм безнең ил бары тик тынычлык һәм дуслык булганда гына чәчәк ата алачак дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев