Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай»да балалар хезмәт белән тәрбияләнә

“Каенкай” балалар бакчасының урта төркеме балалары хезмәт процессларын мөстәкыйль башкарырга өйрәнүләрен дәвам итәләр, хезмәт формасына – дежур торуга күнегәләр.

Ашханәдәге дежур торучылар өстәлне әзерләү процессын олыларның ярдәменнән башка гына башкаралар: дөрес итеп тәлинкәләрне, чынаякларны, кашык һәм чәнечкеләрне куялар, өстәл уртасына салфеткалы стакан куярга да онытмыйлар. Бу яшьтә дежур вазыйфаларын сыйфатлы башкару өчен эш күләме зур әһәмияткә ия. Биш яшьтәге балаларга бер-берсенең эшен исәпкә алу, гамәлләрне үзара килешеп эшләү авыр бирелә. Шуның белән кизү торуны оештыру формасы да билгеләнә. Уку елының беренче яртысында көн саен төркемдәге өстәлләр санынча дежур билгеләү максатка ярашлы. Елның икенче яртысында ашханә буенча дежур вазыйфаларын ике бала җиңел үти.  

Урта төркем балаларына кизү тору турында тәрбияче искә төшерә. Дежур бала өчен алъяпкыч пычранудан саклау гына түгел, ә җаваплы биремне башкаручының эмблемасы да. Төгәл оештыру һәм нәтиҗәле методик ярдәм күрсәтү өчен төркемдә «ашханә буенча дежурлар почмагы» стенды ясалган.

Махсус оештырылган күзәтүләр барышында кече тәрбияче хезмәте турындагы күзаллауларга таянып, тәрбияче балаларга аның ничек эшләвен, вазыйфаларын искә төшерә һәм балаларга аңа ярдәм итәргә тәкъдим итә.

Дежур торучының эшен бәяләп, тәрбияче Ольга Штырова аның никадәр пөхтә, тырышып эшләвен, эштән читкә тайпылмавын ассызыклый. Балалар акрынлап дежур хезмәтенең әһәмиятен, аның иҗтимагый юнәлешен аңлыйлар. Әлеге тәрбия чарасы балаларда эшкә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев