“Каенкай”да балалар спектакль куя
«Каенкай» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Алия Җиһаншина җитәкчелегендә татар телендә «Тылсымлы йомгак» әкиятен сәхнәләштерделәр..
Балалар Көзне эзләргә юлга чыктылар, юлда алар Миләшне очратты, ул аларга тылсымлы йомгак бүләк итте. Йомгак, җырлар, биюләр, табышмаклар ярдәме белән балалар Алтын Көзне таптылар. Балалар бик яхшы тамаша, татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Аларның эчкерсез, чын күңелдән уйнаулары, зәвыклы киемнәре тамашачыларда сокландыргыч хисләр уятты.
Әкияттә катнашучылар һәм тамашачылар бәйрәмнән канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев