«Каенкай»да әниләрне бәйрәм белән котладылар
Балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган җылы чара узды. Балалар ихлаас ярату һәм тырышлык белән әниләре өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.
Бәйрәм программасына алар алдан әзерләнделәр: әкиятне матур итеп сәхнәләштерделәр, музыкаль номерлар - тәрбияләнүчеләр башкаруында җырлар яңгырады һәм биюләр белән сокландырдылар, әниләргә багышланган күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар.
Балалар бик дулкынландылар, ләкин иң кадерле кешеләрне сөендерү өчен мөмкин кадәр яхшырак чыгыш ясарга тырыштылар. Һәр чыгыш әниләрнең елмаюлары һәм алкышлары белән үрелеп барды, ә күпләрнең күзләрендә шатлык яшьләре балкыды.
Бәйрәм күңелле рухи атмосфера тудырды: көлүләр, җылы сүзләр, кочаклашулар күп булды, әниләр үзләрен әкияттә кебек хис иттеләр. Балалар әниләренә кайгыртулары һәм назлары өчен рәхмәтләрен тулы күләмдә җиткерә алдылар.
Бу көн балаларга да, әниләргә дә мәхәббәт һәм бәхет белән тулы якты һәм шатлыклы мизгел буларак истә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев