«Каенкай» балаларының көннәре күңелле һәм файдалы уза
Балалар бакчасының кече төркеме тәрбияләнүчеләре гаҗәеп тылсым - экспериментлар дөньясына чумдылар. Балалар үзләре дә кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр.
Балалар сөт белән искиткеч рәсемнәр ясадылар. Сөтне таяк белән болгатып, төсле сыеклык тамчылары ярдәмендә төрле төстәге рәсемнәр ясап, аларның хәрәкәтләнүен күреп, гаҗәпләнделәр. Аннары балаларны "Вулкан атылу" тәҗрибәсе мавыктырды. Төсле массаның атылуын күргәч, алар эчкерсез шатлык һәм соклану кичерделәр. Соңыннан балалар үзләре дә бу экспериментны мөстәкыйль рәвештә ясап карадылар. Бу ачык тәҗрибәләрне үткәргәннән соң, балалар канәгать калдылар һәм әле барысы да бик үк аңлашылып бетмәсә дә, дәрес аларга тылсымлы һәм якты булып күренде. Экспериментлар балалар эшчәнлегенең кызыклы төрләреннән берсе булып тора.
Ә икенче кече төркемдә чын-чынлап җәйге кәеф иде. Балалар ромашка көнен - иң якты, иң назлы бәйрәмне билгеләп үттеләр. Алар бик теләп чын осталарга әверелделәр: матур фоторамка белән күңелле фотосессия оештырдылар – балаларның йөзләрендә шулкадәр елмаю һәм шаян күзләр иде. Ә аннары иҗатта үз сәләтләрен күрсәттеләр: «Ромашка»га искиткеч аппликацияләр ясадылар. Һәр иҗатта чәчәкнең үз холкын, үзенчәлеген күрсәттеләр. Һәр аппликация матур килеп чыкты, кояшлы чәчәкләр җылылык һәм шатлык бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев