Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалары канатлы дусларны кайгыртырга вәгъдә иттеләр

Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу вакытта җылы яклардан канатлы кошлар кайта.

Кошлар безнең табигатебезнең аерылгысыз өлеше булып тора. Кая гына карасак та, кошларны күрәбез. Алар безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Кошлар әле алар шатлык хәбәрчеләре дә. Аларның моңлы, күңелле, яңгыравыклы сайраулары, якты каурыйлары табигатьне җанландыра, безгә дәрт һәм шатлык өсти.

“Каенкай” балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән "Кошлар безнең дусларыбыз" викторинасы узды. Балалар мавыгып табышмакларны чиштеләр, иллюстрацияләр карадылар, шигырьләр укыдылар, "Тасвирлама буенча белеш", "Күчмә һәм кышлаучы кошлар", "Кошларга ничек ярдәм итәргә", "Файдалы һәм зарарлы тукландыру" дидактик уеннары уйнадылар. Урамда саф һавада "Кошчыклар", "Мәче һәм кошчыклар" кебек хәрәкәтчән сөйләм уеннарында катнаштылар.

 Өйдәге иҗат өлеше аеруча соклану уятты: балалар билгеләнгән көнгә ата - аналары белән бергә кошлар турында кечкенә китапчыклар төзеделәр, аларны бүген "Салават күпере" балалар бакчасының кече төркеме балаларына бүләк иттеләр. Көн азагында балалар карга, чыпчык аппликациясен гадәти булмаган өзелү ысулы белән иҗат итүдә осталыкларын ныгыттылар. Барлык эшләр дә бик матур, мавыктыргыч килеп чыкты.

Чара ахырында балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр. Сабыйларның көннәре бай, якты һәм истә калырлык үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев