“Каенкай” балалары Яңа ел чыршысы белән хушлаштылар
Яңа елның бәйрәмнәре, озын яллары, каникуллары тәмамланды. Гаиләләре белән ял итеп, бәхетле балалар яраткан бакчаларына кайттылар, ә Яңа ел чыршысы аларның кайтуын зарыгып көтте. Урман гүзәлен болай гына балалар бакчасыннан озатып булмый, ул бит балаларга шулкадәр шатлык бүләк итте. Традиция буенча чыршы белән хушлашу Яңа ел бәйрәмнәреннән соң уза.
Музыка залында балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, чыршы өчен җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар, биюләр башкардылар. Кече группадагы балаларга кунакка Кар бабай да килде. Ә өлкән төркемнәрдә балалар Кышка, Төлкегә, Пиратка рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм азагында балалар чыршы белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллаштылар: "Хуш, чыршы, киләсе кышка кадәр, сине без озак хәтердә тотарбыз!». Ә Яңа ел чибәре, балалар белән саубуллашып, утларын сүндерде.
Матур, тәэсирләргә бай, онытылмаслык, тылсымлы авазлар һәм төсләр белән тулы бәйрәм балаларның күңелендә якты эз калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев