Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Каенкай” балалары агач кашыктан көй чыгара

...

Колоритлы һәм кызык инструментлар булып агач кашыклар тора. Алар белән уйнау мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыкаль тәрбияләү бурычларының тулы бер комплексын хәл итәргә ярдәм итә. Бәрмә музыкаль инструментлар ярдәмендә төрле ритмнар белән танышу балага ишетү сәләтен кабул итүенең беренчел тәҗрибәсен тупларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә.

“Каенкай” балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Ландыш Хафизова җитәкчелегендәге "Жемчужинки" төркемендә тәрбияләнүчеләр музыкаль дәрестә агач кашык белән төрле ритмик биремнәр башкаралар. Музыкаль инструментларда уйнау - балалар башкару эшчәнлегенең бер төре, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гадәттән тыш җәлеп итә. Кашыклар - һәр бала уйный алырлык уен коралларының берсе санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев