Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалар бакчасында ветеринар һөнәре белән таныштылар

Ветеринар профессиясе һәрвакыт хөрмәтле һәм кирәкле һөнәр булып кала бирә.

Балалар бакчасының өлкән группасында тәрбияләнүчеләр Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсе табибы Долгушова Светлана Николаевнаны каршы алдылар.

Светлана Николаевна балаларны ветеринария табибы һөнәре белән таныштырды. Балалар иң танылган әкияти ветеринар – доктор Айболитны искә алдылар.

Балаларда бу белгечләрнең нәрсә белән шөгыльләнүе һәм аларның хайваннарга ничек ярдәм итүе зур кызыксыну уятты.

Светлана Николаевна балаларга ветеринарларның йорт хайваннарын гына түгел, кыргый хайваннарны да дәвалаулары турында сөйләде. Алар этләргә, мәчеләргә, куяннарга, хәтта зур филләргә һәм китларга да ярдәм итәләр. Балалар моның өчен ветеринарларның төрле инструментлар: шприцлар, пинцетлар, скальпельләр һәм башка бик күп нәрсәләр куллануын белделәр.

Аннары Светлана Николаевна һәр балага ветеринар булып карарга һәм үзләренең йорт хаһваннарына ветеринария тикшерүе уздырырга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим балаларга бик ошады. Алар үзләренең хайваннарын игътибар белән карадылар һәм алар терелсен өчен барлык кирәкле процедураларны үткәрделәр.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары Светлана Николаевнага үзенең искиткеч һөнәре турында кызыклы, яратып сөйләгәне өчен, шулай ук һәр балага үзен чын Айболит итеп тоярга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев