Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Каенкай” балалар бакчасында Песнәкләр көне

Песнәкләр көне кысаларында балалар бакчасының өлкән төркемендә экологик сәгать узды.

12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала. Россиядә ул көн әле яңа гына билгеләнеп үтелә башлады.

Песнәкләрнең токымы бик зур. Аларны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.

Бу көнне мәктәп һәм балалар бакчаларында кошларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. Кышка әзерләнү максатыннан песнәкләрне ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп куялар. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар. Ләкин песнәкләргә тозлы терлек маен ашарга ярамый, үләргә мөмкиннәр.

 Бу көн  «Каенкай” балалар бакчасында популяр булырга өлгергән. Балалар кошлар турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, әйтемнәрне һәм халык сынамышларын искә алдылар, песнәкләр турында презентация карадылар. Песнәкләрне ничек ашатырга, ничек оя коруларын, ни өчен җимлекләр урнаштырырга кирәклеген белделәр. Алар турында шигырьләр укыдылар..   

Балалар ял көннәрендә әти-әниләре белән җимлекләр ясап, аларны үз йортлары янында элеп куйдылар. Балаларны табигатьне хөрмәт итәргә, яратырга һәм сакларга, канатлы дусларына исән калырга ярдәм итүләрен аңларга өйрәтү бик мөһим, шул рәвешле алар әйләнә-тирә дөньяны куркынычтан коткаруга, табигатьне сакларга өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев