Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалар бакчасында куркынычсызлык маякларын кулланырга өйрәнделәр

«Каенкай» балалар бакчасы төркемнәрендә тәрбиячеләр яктылыкны кире кайтара торган җайланмаларны куллану буенча чара үткәрделәр.

Акциянең төп максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда алган җәрәхәтләрдән саклау, ата-аналарны балаларның киемнәрендә һәм рюкзакларында яктылыкны кире кайтара торган элементларны -«куркынычсызлык маяклары» сыйфатында кулланырга өндәү.

Юлда балаларның куркынычсызлыгы иң мөһим бурыч булып тора, бигрәк тә хәзер, иртә караңгы төшә һәм таң атуы да соңрак. Нәкъ менә шушы вакытларда балалар өлкәннәр белән бергә балалар бакчасына бара һәм кайта. Һәм еш кына аларга көн дәвамында берничә тапкыр юлны аркылы чыгарга туры килә.

Тәүлекнең караңгы вакытында үзеңне юл куркынычларыннан ничек сакларга соң? Нәкъ менә шушы проблеманы балалар бакчасында хәл итәргә тырышып карадылар. Киемдәге фликер - бүгенге көндә баланы яктыртылмаган юлда имгәнүдән саклап калуның реаль ысулы. Беренче карашка фликер уенчык кебек күренә. Әмма аны куллану юлда балалар травматизмын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев