1 август клоуннар көне, аларның бәйрәмнәре дип санала.
Бәйрәм алдыннан “Каенкай” балалар бакчасында урта һәм өлкән төркемнәрдә клоун көнен билгеләп үттеләр. Клоуннарның дөньяда иң күңелле һәм игелекле кешеләр булуы сер түгел. Матур, чуар костюмнар һәм гримнар, күңелле уеннар һәм сюрпризлар - клоунны балалар фантазиясе дөньясында иң популяр һәм танылган персонаж, иң шаян һәм күңелле герой итә.
Балалар бакчасында "Исәнме клоун, игелекле клоун Клепа!» дип аталган маҗара үтте. Педагоглар Ландыш Хафизова, Людмила Тимиряева һәм Ольга Штырова мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күңелле бәйрәм оештырдылар. Сабыйлар биеделәр, уйнадылар. Шулай ук клоун Клепаны рәсемгә төшерделәр. Шатлыклы көлүләр, елмаюлар диңгезе һәм яхшы кәеф – ул тәрбияләнүчеләрне бәйрәм буена озатып йөрде. Аларның көннәре уңай хис-кичерешләр белән тулы булды.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев