“Каенкай” балалар бакчасында Икмәк көнен билгеләп үттеләр
16 октябрьдә бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелде. Икмәк - кеше хезмәте белән барлыкка килгән ризык, ул иминлек һәм муллык символы, кешеләрне ачлыктан ышанычлы яклаучы булып тора. Эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә иң мөһим урын нәкъ менә икмәккә бирелгән. Бер генә ризыклану да аннан башка үтми.
Әлеге теманың максаты - балаларга икмәкнең кеше өчен нинди әһәмияте барлыгын, төрле һөнәр ияләренең безнең өстәлләребездә икмәк һәрвакыт булсын өчен эшләвен сөйләү иде.
Балалар ата-бабаларыбызның икмәкне ничек үстергәннәрен, аның безнең өстәлгә ничек эләгүен һәм икмәк җитештерүдә катнашкан кешеләрнең күпме хезмәт куйганнарын белделәр. Тәрбияче аларга кечкенә генә башактан ничек хуш исле батон килеп чыгуын, ипи пешерүчеләрнең нинди он куллануын сөйләде. Төрле уеннар уйнадылар, тозлы камырдан төрле эшләнмәләр ясадылар, ипине куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Балалар икмәкнең кеше тормышында әһәмияте турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев