«Каенкай» балалар бакчасында “Һөнәрләр” тематик атналыгы узды
Кече яшьтән сабыйларга һөнәрләр турында беренче белемнәр салына башлый.
Нәниләр атна буе үзләрен ашатучы, туендыручы «пешекче», «бакчачы», "фермер", «сатучы» һөнәрләрен өйрәнделәр. Шулай ук сюжетлы рәсемнәр карадылар, үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләштеләр. Мавыктыргыч әңгәмәләрдән соң, балалар рәхәтләнеп "кибет", "кафе"дип аталган сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар.
Балалар “бакчачы” ролендә дә булдылар, суган, укроп утырттылар, аннары аларны витаминар белән иммунитетны ныгытыр өчен, ризыкларда кулланырга мөмкин булачак. Камыр белән таныштылар, пирожкилар, крендельләр ясап карадылар.
Балаларга үзләрен зур итеп тою һәм төрле эшләр башкару бик ошады, һәр һөнәр кызыклы һәм үзенчә яхшы дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев