«Каенкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре ташбакалар яшәешен өйрәнделәр
16 июньдә күп илләрдә зирәклек, байлык һәм озын гомерлелек символын гәүдәләндерүче Бөтендөнья диңгез ташбакасы көне билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм гадәти түгел, чөнки барлык фауна вәкилләре дә үзләренең тантаналы көннәренә лаек түгел. Ташбакаларга аерым игътибар тикмәгә генә бирелмәгән, ә барыннан да элек җәмәгатьчелек игътибарын күп санлы ташбакаларның үлеме проблемасына җәлеп итү өчен билгеләнгән.
“Каенкай” балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Ташбака - кешеләрнең дусты» темасына кызыклы интерактив дәрес узды.
Балалар викторинада актив җавап бирделәр, ташбакалар турында кыскача видеоролик та карадылар. Шулай ук «Ташбака булып кылан» дигән кызыклы уен уйнадылар. Дәрестән соң балалар үзләренең күзаллау буенча ташбака рәсемен һәм эшләнмәсен ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев