Табигатьтә орлык җыю балаларга хезмәт күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итә, башкарылган эшләрдән шатлыклы кәнагатьлек тудыра, экологик культура тәрбияли, табигатькә сак карарга өйрәтә.
Җәйге сезон дәвамында балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре көн саен чәчәкләрне карап үстерделәр. Алар балаларны үзләренең матурлыгы белән сөендерделәр. Инде киләсе елга орлык җыярга да вакыт җитте. Җилсез, җылы көзге көндә балалар зур кызыксыну белән орлык җыю һәм саклау кагыйдәләре белән таныштылар, киләсе елда чәчү өчен георгин орлыкларын җыйдылар, кишәрлектә тырышып эшләделәр. Орлыкларны балалар киптереп, киләсе язга кадәр саклаячаклар.
Саф һавада кулдан килгәнчә эшләү тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклап калуга һәм ныгытуга ярдәм итә.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев