Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кадрия Идрисова: "Югары Ослан районында татар телен һәм традицияләрен саклау буенча зур эш алып барыла»

Районда «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.

Утырыш эшендә "Ак калфак" татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, Кайбыч районыннан килгән «ак калфаклылар»  делегациясе катнашты.

Кунакларны беренче булып «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каршы алды. Балалар татар телен яхшы белүләрен генә түгел, ә безнең районда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен дә күрсәттеләр.

Мәктәпкәчә учреждение белән танышканнан соң, делегация «Салихҗан» мәчетенә юнәлде, анда дини учреждение эше белән таныштылар.

Пленар утырыш узган район мәдәният йортында татар хатын-кызлары игътибарына «Иделкәй», «Хәзинә», «Саф» фольклор коллективлары чыгышлары, хатын-кызлар һәм ир-атлар баш киемнәре, идән келәмнәре ясау буенча остаханәләр тәкъдим ителде.

Авыл клуб учреждениеләре  җитәкчеләренең иҗат коллективы " Әбиләргә ни җитми?» дигән спектакльдән өзек күрсәттеләр.

Күргәзмәнең үзенчәлеге булып Закиулла Минһаҗевның  гаилә шәҗәрәсе белән таныштыруы һәм кап сугу станогында эшләп күрсәтуе булды.

Утырышның пленар өлеше Югары Ослан районының юкка чыккан һәм кечкенә татар авыллары тарихы белән танышудан башланды.Кунакларга  Идел белән Ватан авыллары турында сөйләделәр.

Күчмә утырышның  әһәмиятле вакыйгасы булып  Мактау китабы  ачу тантанасы булды. Анда Югары Ослан районының мәгариф, мәдәният, рухият үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларның исемнәре кертелде.  Моңа Бибинур Хөснуллина, Флера Муллахметова, Хания Гафиатуллина лаек булдылар.

Чара балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Кадрия Идрисова, эшкә нәтиҗә ясап, район рус телле булуга карамастан, биредә туган телне саклау һәм милли традицияләрне ныгыту буенча зур эш алып барыла, дип билгеләп үтте.

Ул педагогларга балаларда үз милләтләре өчен горурлык хисе тәрбияләү буенча көндәлек һәм җентекле эш алып барулары, кече ватаннарына мәхәббәт тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Утырыш бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Кадрия Идрисова Ольга Киреева, Лилия Галиуллина, Әлфия Минһаҗева һәм Гали хәзрәт Җиһаншинга рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак калфак национальные традиции күчмә утырыш