Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Юрий Гагарин: Кеше - легенда

Вахит мәдәният йортында Юрий Гагарин тууына 90 ел тулу һәм Космонавтика көне уңаеннан “Юрий Гагарин: Кеше - легенда” дигән темага танып белү сәгате үткәрелде.

Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова балаларга беренче космонавтның балачак һәм яшүсмер еллары турында, аның күккә мәхәббәте, максатчан егетнең үз хыялына ирешеп, дөнҗядагы беренче космонавт булуы турында сөйләде. Аның 108 минут "Восток-1" космик кораблендә Җир тирәли очып йөрүе кешелек тарихында күренекле вакыйгага әверелде. 

Чарада катнашучылар “Серле космос” викторинасы сорауларына җавап бирделәр, космик табышмакларга җавап таптылар. Чара азагында мөдир Юрий Гагарин исеменең космик эра символы, батырлык һәм каһарманлык, үз халкына тугрылык үрнәге булуын тагын бер кат искәртте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев