Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары осланлылар Мәккәгә гомра хаҗ сәфәренә чыгачаклар

Быелгысы елда бу сәфәргә Югары Ослан районында мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төркем белән барырга 21 кеше теләк белдерде.

Бу хакта безгә район мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин әйтте.

 

Гали хәзрәт, хаҗның телдәге һәм шәригатьтәге мәгънәсе нәрсәне аңлата?

Телдә хаҗ – бөеклеккә омтылу, шәригатьтә - махсус урынга, махсус вакытта, махсус гамәлләр белән зиярәт кылудыр.                                                                                                   

Исламда хаҗның хөкеме нинди? Хаҗ кылу кемгә фарыз?

Хаҗ – ислам әркәннәренең берсе, хаҗ - Ислам диненең бишенче баганасы Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйткән: “Көче җиткән кешеләргә Аллаһка гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз”. Азат, акыллы, балигълыкка ирешкән мөселманга сәфәре тәмамланганчы транспорт белән тәэмин итә алырлык һәм шул ук вакытта гаиләсенең яшәешенә җитәрлек малы булган бай кешегә фарыз була. Хатын-кызның озатып баручы мәхрәме яки әтисе, туган абыйсы яки ире булырга тиеш. Әгәр Мәккәгә бару юлы бер намаз вакыты кадәр яки аннан да артыграк вакытны алса, мәхрәм кирәк була.  Хаҗ – бу фани дөньябызда үзебезне ничек тотуыбызны уйлап тәүбәгә килү, Аллаһтан ярлыкауны сорау урыны. Шул ук вакытта ахирәтне күз алдына китерерлек күренешләр дә тулып ята. Үткәнеңне уйлыйсың, киләчәгең өчен кайгырасың. Иманың ныгый, Аллаһы Тәгаләгә  якынаеп, тагын да шөкрана итәсең, гыйбадәттә утырып күп-күп догалар кыласың. Ә догалар мөселман тормышында мөһим урын алып тора. Аллаһы Тагәлә каршысында сораучыдан да күркәмрәк зат юк. Нәкъ дога кылганда кеше Раббыбызга мөмкин кадәр якыная. Шуңа дога кылганда мөселман нәрсә сорарга һәм ничек сорарга кирәклеген белергә тиеш. Кеше Аллаһы Тагәләгә якынаеп, догалары кабул була, ә алар өчен әҗер – савап берничә тапкыр арта торган мизгелләр аеруча мөһим. Ул мөселман кешенең тәне һәм җаны белән Аллаһы Тәгаләнең имин булган шәһәре Мәккәгә барып, Раббысына мөрәҗәгать итәргә диеп һәм көненә биш тапкыр намазга йөзен юнәлтеп укый торган Кәгъбәтуллаһны таваф кылыр өчен ниятләген мактаулы сәфәре булып санала. Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в. : ” Хаҗ һәм гомрә кылучылар - Аллаһы Тагәләнең кунаклары. Әгәр алар намаз укысалар, аларның намазлары кабул ителәчәк, алар гафу итүне сорасалар, алар гафу ителәчәк” , - дигән хәдис шәрифендә.

Хаҗга барыр алдыннан хаҗиларга әзерлек бармы?

          25 декабрьдә, мөхтәсибәтнең  “Салихҗан” мәчетендә гомра хаҗ сәфәренә җыенучылар белән дини дәресләр тәмамланды. Әлеге чараларда булачак хаҗиларга Хаҗ гамәленең әһәмияте, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә булуларның дәрәҗәсе, хаҗиларга ихрамга кергәннән соң куелган таләпләр, аларны үтәү, хаҗ гамәлләрен һәм ихрам тыюларын бозган очракта үтәлергә тиешле эшләр, хаҗның фарызлары, вәҗибләре һәм сөннәтләре гамәлләре җиткерелде. Дини  дәресләр булачак хаҗиларыбызның тарафыннан күп санлы сорауларга җаваплар белән төгәлләнде. Гомра хаҗына ниятләгән авылдашларыбыз 2  январь көнне район Үзәк мәчетеннән икенде намазын укыганнан соң, сәфәргә чыгачаклар. Юлларыгыз уңышлы булсын, газиз райондашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хадж Ислам